2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым 191,5 млрд. сум күләмендә керде

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым 191,5 млрд.сум күләмендә тупланды, шул исәптән ТР бюджетына – 133,9 млрд. сум, җирле бюджетларга – 57,6 млрд. сум җыеп алынды.

Шул ук вакытта 2024 елда гамәлдә физик затлар керемнәренә салымның 2 баскычлы (елга 5 млн.сумга кадәр керемнәр өчен 13% һәм елга 5 млн. сумнан артык керемнәр өчен 15%) шкаласы булды.

Искәртергә кирәк, 2025 елның 1 гыйнварыннан физик затларның күпчелек керемнәренә карата салымнар һәм җыемнар турындагы законнар белән яңа 5 баскычлы шкала билгеләнде:

• 13% – елына 2,4 млн. сумга кадәр керемнәр өчен (бу айга уртача 200 мең сумнан кимрәк);

• 15% – елына 2,4 млн. сумнан 5 млн. сумга кадәр керемнәр өчен;

• 18% – елына 5-20 млн. сум керем өчен;

• 20% – елына 20 дән 50 млн. сумга кадәр керемнәр өчен;

• 22% – елына 50 млн. сумнан артык керем өчен.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, югары ставка бөтен керемгә түгел, ә бусага дәрәҗәләреннән артып китү суммасына гына кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International