2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында» 2020 елның 14 маеннан 387 санлы карары кысаларында республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Республика бюджетында бу максатларга 1,5 млрд. сум каралды, шулардан федераль бюджет акчалары – 1,2 млрд.сум.
Әлеге чаралар авыл территорияләрендәге 18 социаль һәм коммуналь инфраструктура объектын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.