Гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында директорлар киңәшчеләре эшчәнлеген тәэмин итү чараларын финанслау

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

2025 елда «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының һәм дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең эшчәнлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә күрсәтелгән максатларга 403,4 млн. сум юнәлтү планлаштырыла, шул исәптән:

- киңәшчеләрнең эшчәнлеген тәэмин итүгә – 304,8 млн. сум (шулардан 240,8 млн. сум федераль бюджет акчалары исәбеннән);

- ай саен 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләүгә – 98,6 млн.сум (федераль бюджет хисабына).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International