Гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итү

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2025 елда дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем алучы укучыларны түләүсез кайнар аш белән тукландыруны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу максатларга агымдагы елда 2 765,4 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла, шул исәптән:

- федераль бюджеттан – 1 603,9 млн. сум,

- Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлардан – 1 161,5 млн. сум.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International