Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече узган ел йомгаклары буенча 22,5 процент тәшкил итте

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча бюджет керемнәре күләменә нисбәте) узган ел йомгаклары буенча 22,5 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнары тарафыннан «югары бурыч тотрыклылыгы»буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.

Бу нәтиҗә 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенең хәзерге вакытта үткәрелә торган йомгаклары кысаларында алдан бәяләү буларак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International