2024 елда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестиция проектларын карау эше дәвам итте.
Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскида. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.
2024 елда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 33 проект каралды, 30 буенча уңай нәтиҗә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган барлык проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре, бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.