Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча чаралар гамәлгә ашырылачак.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 3 159,6 млн. сум акча каралган, шул исәптән:

- «Территорияләрне үстерү фонды» гавами-хокукый компаниясе акчалары исәбенә 1 662,4 млн. сум,

- Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 1 497,2 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International