2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга 184,6 млн.сум күләмендә чаралар каралды.
Күрсәтелгән акчалар исәбеннән республиканың җирле бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өчен 111,6 млн. сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар биреләчәк.
Моннан тыш, 73,0 млн.сум күләмендә чаралар «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга грантлар түләүгә юнәлдереләчәк. Конкурс җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү, территориаль иҗтимагый үзидарәнең уңай тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату өчен яшәү урыны буенча гражданнарның үзоешмаларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән территориаль иҗтимагый үзидарәләрне ачыклау максатларында үткәрелә.