ТР Финанс министрлыгы: 2025 елның 1 гыйнварына салым түләүләре буенча бурыч 10,8 млрд. сум тәшкил итте

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2025 елның 1 гыйнварына салым түләүләре буенча бурыч торышы турында хәбәр итте. 2025 елның 1 гыйнварына салым түләүләре буенча бурыч 10,8 млрд.сум тәшкил иткән, бу банкротлык процедурасында булган салым түләүчеләрнең, шулай ук юкка чыгарылган салым түләүчеләрнең 5,4 млрд. сумлык бурычларыннан тыш.

Бу мәгълүматлар Татарстан муниципалитетлары вәкилләре белән салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмә видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында узды.

Алла Анфимова ассызыклаганча, бурычның гомуми суммасы 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына кергән керемнәрнең 2% тәшкил итә. Бурыч төзелешендә иң зур күләмнәр табышка салымга, физик затларның керемнәренә салымга һәм физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, узган ел бурычларның гомуми күләме 1 млрд сумга диярлек кимегән. Кайбер салымнар буенча бурычларның сизелерлек кимүе теркәлгән:

Физик затлар керемнәренә салым – 0,4 млрд. сумга;

Физик затлар өчен транспорт салымы – 0,2 млрд. сумга;

Физик затлар өчен җир салымы – 0,1 млрд. сумга;

Оешмалар мөлкәтенә салым – 0,1 млрд. сумга;

Физик затлар милкенә салым – 0,1 млрд.сумга.

Алла Анфимова искәрткәнчә, кимү барлык эре керем чыганаклары буенча булган, шул ук вакытта 34 муниципалитет бурычларын киметкән, 11 муниципалитетта үсеш күзәтелгән. Әлеге районнар вәкилләре килеп туган вәзгыять турында фикер алышу өчен киңәшмәгә чакырылган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International