«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябрендәге 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге бюджетара трансфертлар керүе көтелә:
2025 елда – 68,1 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 56,7 млрд сум, субвенцияләр – 7,2 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 4,0 млрд сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 217,3 млн сум;
2026 елда – 76,5 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 64,7 млрд сум, субвенцияләр – 7,8 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 4,0 млрд сум;
2027 елда – 77,6 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 65,7 млрд сум, субвенцияләр – 7,9 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 4,0 млрд сум.
Хәзерге вакытта федераль башкарма хакимият органнары белән 2025 – 2027 елларга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар бирү турында барлык килешүләр төзелде.