2025 елда сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү турында

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2025 елда «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү планлаштырыла.

РФ Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә әлеге максатларга федераль бюджет акчалары хисабына 3 341,5 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла, шул исәптән:

- гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә – 3 055,7 млн. сум;

- һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә – 285,8 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International