2025 елдан Татарстан Республикасында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чаралары гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы карарлар әзерләүне «Татарстан Республикасы энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесе базасында төзелгән Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Төбәк компетенцияләр үзәге гамәлгә ашыра.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябрендәге 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты нәтиҗәләренә ирешү максатларында 120 892,8 мең сум акча каралган.