2025 елга файдалануга торак тапшыру буенча минималь план - 3 млн 260 мең квадрат метр. Шулардан: 1 млн 416 мең кв.м. шәхси торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 683 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 162 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак. Бу - 3274 фатирлы 35 йорт. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар 2 программа кысаларында узачак. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компактлы торак төзелеше өчен 3 мәйданчык төзекләндереләчәк, финанслау лимиты 250 млн сум тәшкил итәчәк. Дәүләт контрактларын йомгаклау март аенда планлаштырылган. Республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа республика программасы буенча хәзерге вакытта объектлар исемлеге билгеләнә. Программаны финанслау күләме - 1 млрд сум. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак.
«Мәгариф» тармагы буенча 2025 елда 11 объект төзү каралган. Бу - Чаллыда, Казанда, Әгерҗедә, Минзәләдә, Буада 5 яңа мәктәп һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмарада узган елдан калган башлангыч сыйныфлар бинасы. Быел килешүләр буенча лимит 1 млрд 392 млн сум тәшкил итә. Шулай ук 4 яңа балалар бакчасы төзү һәм былтырдан калган Апас штп балалар бакчасын төзүне дәвам итү планлаштырыла.«Гаилә» илкүләм проектына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм программадан тыш чараларга кертелгән. Агымдагы елга килешүләр буенча лимит 741,5 млн сум тәшкил итә. Барлык мәгариф учреждениеләре буенча контрактация март аена билгеләнгән.
"Сәламәтлек саклау" тармагы буенча быелга финанслауның гомуми лимиты 2 федераль һәм 2 республика программасы буенча 2 млрд 901 млн сум булган 53 объект төзү планлаштырылган.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 11 объект төзелешен финанслау күләме - 892 млн сум.
Спорт линиясе буенча бер республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында агымдагы елга финанслау күләме 2 млрд 404 млн сум булган 23 объект төзелергә тиеш.
«Мәдәният» тармагы буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча лимиты 275 млн сум булган 3 муниципаль берәмлектә 4 объект төзү планлаштырылган.
Социаль инфраструктура төзелеше буенча башка республика программалары кысаларында быел 25 объект төзү планлаштырылган. Барлык объектларны финанслау күләме 525,5 млн сум тәшкил итә.
«Экология» тармагы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына керүче былтырдан калган объект - Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча гадәттәгечә зур күләмдә эш башкарасы бар. 2025 елда 61 җәмәгать территориясе яңа кыяфәт алырга тиеш. Бу максатларга гомумән алганда 1 млрд 913 млн сум бүлеп бирелә.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат. Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла - «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 329 млн сумлык 4 инженерлык инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак. Алар буенча дәүләт контрактлары быелның март-апрель айларында да планлаштырылган.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында 45 муниципаль берәмлектә инженерлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү күздә тотыла. Гамәлгә ашыруның гомуми суммасы 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 1,6 млрд сумы - РФ бюджеты, 1,5 млрд сумы - республика бюджетын уртак финанслау акчалары, 7,7 млрд сумы - республика программасына бүлеп бирелгән акчалар.