2024 елда муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 94,3 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр керде, бу еллык планлы билгеләнешләргә карата 110,7% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2024 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елның гыйнварында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Гела Герасимова билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча тулаем һәм барлык төп керем чыганаклары буенча үсеш тенденциясе бар. 2024 елда республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр узган елга карата 127,4% тәшкил иткән.
2024 елда кергән керемнәр бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин иткән. Шулар нитиҗәсендә, социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, хезмәт хакы вакытында түләнгән, коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән, җирле бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетлары чыгымнары 2024 елда 183,1 млрд. сум күләмендә үтәлгән, бу 2023 ел дәрәҗәсенә карата 121% тәшкил итә.
«Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә, бер үк вакытта бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тотарга кирәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары.