Татарстан Республикасында “Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы” махсус салым режимын билгеләү буенча экспериментны гамәлгә ашыру турында

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

 “Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы” махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында” 2022 елның 25 февралендәге 17-ФЗ санлы закон белән 2022 елның 1 июленнән Россиянең 4 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эксперимент рәвешендә “Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы” махсус салым режимы кертелде. РФ субъектының тиешле канунын кабул итү шарты белән, 2025 елның 1 гыйнварыннан әлеге режим бөтен Россиягә таралды. Экспериментның гамәлдә булу вакыты 2027 елның 31 декабре белән чикләнгән.

Әлеге салым режимы буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 2024 елда 155,0 млн. сум керде, бу 2024 елга планлы билгеләнешләрнең 102,7% (151,0 млн.сум) тәшкил итә. Салым буенча керемнәр үсеше узган елга карата 2 мәртәбә яки 77,8 млн. сум тәшкил итте.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча ел ахырына Татарстан Республикасында «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» яңа салым режимын кулланучы 2 850 салым түләүче исәпләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International