2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына керергә планлаштырылган федераль бюджет акчаларының гомуми суммасы 69,6 млрд сум тәшкил итә.
Агымдагы елның 1 февраленә федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына гомуми суммасы 1,6 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 2,2 проценты) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: субсидияләр – 89,6 млн сум, субвенцияләр – 1,1 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 371,6 млн сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 53,4 мең сум.
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм шул нигездә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелде.