Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумы җәмәгатьчелекнең игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр социумына җәлеп итүгә, аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, күрү сәләте буенча инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга һәм аларның тигез мөмкинлекләрен тәэмин итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
2025 елның маенда Татарстан Республикасында Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казан шәһәрендә, 250 кеше катнашында, Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең вәкилләрен чакырып, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең өченче Бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумын уздыру планлаштырыла. (Беренче Форум 2024 елның июнендә Екатеринбург шәһәрендә, икенче Форум 2024 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылды).
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумын оештыруга һәм уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 842,2 мең сум юнәлдереләчәк.