«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2025 елда авыл җирлекләре территорияләрендә клуб тибындагы мәдәни-ял итү оешмалары биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 35 443,1 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары 28 000,0 мең сум тәшкил итә.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турында килешү төзелде.