Илкүләм проектларны актив гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елдан 2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге вакытка исәпләнгән илкүләм проектларның яңа блогы эшләнде. Алар гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хәзерге чынбарлыкта икътисадны һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында түбәндәге илкүләм проектлар гамәлдә булачак:
- Гаилә
- Яшьләр һәм балалар
- Озын һәм актив тормыш
- Тормыш өчен инфраструктура
- Экологик иминлек
- Кадрлар
- Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад
- Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү
- Туризм һәм кунакчыллык
- Мәгълүматларның икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе
- Пилотсыз авиация системалары
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралды, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,9 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.
Агымдагы елның гыйнварында аларны гамәлгә ашыруга 1 518,9 млн сум юнәлдерелде, касса башкаруы 1 266,3 млн сум тәшкил итте.