2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп башкарыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү чараларын гамәлгә ашыруга 1 352,1 млн.сум күләмендә чаралар каралды.
Күрсәтелгән акчалар хисабына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салымы кертелгән башка бюджетара трансфертлар бирелә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлеп бирү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Гржданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында» 2013 елның 22 ноябреннән 909 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырылачак.