Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында алдагы өч еллык чорга бюджет проектын формалаштыру эше башланды.
Ел саен 15 мартка кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзегәндә әзерләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм карау графигын төзи.
График республика башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча төп этапларны, срокларны һәм чараларны үз эченә ала.
Хәзерге вакытта График Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына килештерүгә җибәрелде.