Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Аналитик механика, тотрыклылык һәм идарә итү – Четаев укулары 2025» XII Халыкара фәнни конференциясен үткәрүне планлаштыра, аның кысаларында техниканың төрле өлкәләрендә идарә итү системаларын анализлау һәм синтезлау мәсьәләләре каралачак.
Әлеге чараны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 772,5 мең сум акча бүлеп бирелде.