Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләренә агросәнәгать комплексы объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия рәвешендә барлыгы 430,0 млн.сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
Бу эшләрне башкаруга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча биреләчәк:
- силос-сенаж траншеялары төзүгә;
- 140 баштан 390 башка кадәр сыер абзарлары, һәм (яисә) сөт юнәлешендәге 400 баштан 999 башка кадәр егәрлекле терлекчелек комплекслары (фермалар), һәм (яисә) 500 баштан 5 000 башка кадәр егәрлекле сарык фермалары төзүгә;
- ындыр табаклары хуҗалыклары объектларын төзү һәм реконструкцияләү;
- азык үзәкләре төзүгә;
- саву-сөт блоклары төзү;
- кимендә 200 башлы сыер абзарларын капиталь ремонтлау;
- яшелчә саклагычлар, җиләк-җимеш саклагычлар һәм бәрәңге саклагычлар төзүгә (реконструкцияләүгә).