«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ санлы Федераль закон белән 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эксперимент тәртибендә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы кертелде, 2020 елның 1 июленнән әлеге режим бөтен Россия территориясендә кулланыла ала. Экспериментның гамәлдә булу вакыты 2028 елның 31 декабре белән чикләнә.
Татарстан Республикасы бюджетына салым буенча керемнәр, үзмәшгуль затлар саны артуга бәйле рәвештә, ел саен үсеш тенденциясен кичерә. 2024 елда бюджетның салымнан керемнәре 2,1 млрд. сум тәшкил итте, 2023 елга карата керемнәр 0,7 млрд. сумга яисә 46% ка артты. 2025 елның гыйнварында бюджетка 0,2 млрд. сум күчте, 2024 елның гыйнварына керемнәрнең артуы 38% тәшкил итте.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча 2025 ел башына Татарстан Республикасында «Һөнәри керемгә салым» яңа салым режимын кулланучы 358,7 мең салым түләүче исәпләнә.
Үзмәшгульләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.