2025 елда пенсионерлар өчен түбәндәге социаль әһәмиятле чараларны үткәрү планлаштырыла:
- «Буыннар элемтәсе» республика ярышлары (күптөрле компьютер ярышлары, шахмат, өстәл теннисы, йөзү буенча) – чараның максаты – кызыклы ял итү һәм физик активлыкны тәэмин итү, гаилә, буыннар бәйләнешен ныгыту формалары буларак өлкәннәр һәм аларның балалары (оныклары) арасында спорт төрләрен пропагандалау һәм популярлаштыру;
- «Тормышка 10 000 адым» сәламәтләндерү акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең физик активлыгын тәэмин итү өчен көненә 6-10 мең адым үткәрергә дигән тәкъдимнәренә нигезләнә. Программа физик культураны үстерүгә, сәламәтләндерүнең табигый ысулларын (йөрү, йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү һ.б.) пропагандалауга юнәлдерелгән.
- «Өченче яшь» пенсионерлар спартакиадасы. Аның төп бурычы – өлкән яшьтәге кешеләрне системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм популярлаштыру.
2025 елда пенсионерлар өчен югарыда күрсәтелгән социаль әһәмиятле чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 941,7 мең сум юнәлдереләчәк.