2025 елда йөзүне үстерү чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 10 000,0 мең сум юнәлдереләчәк

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында «Йөзү» олимпия спорт төре нык үсеш кичерә. Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары – әлеге спорт төренең иң көчле вәкилләре, бөтенроссия һәм халыкара ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре. Гомуми медаль зачеты буенча Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы спорт командасы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренең спорт командаларыннан гына калышып, Россия төбәкләре арасында 3 нче урынны били.

Татарстан Республикасы өчен иң мөһим бурыч – медаль зачетында яулап алынган позицияләрне саклап калу, аны гамәлгә ашыру өчен тренировкалар процессын оештыру һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзаларының йөзү буенча Россия чемпионатларында, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашуы мөһим.

2025 елда йөзүне үстерү чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 10 000,0 мең сум юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International