Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 111 616,0 млн. сум тәшкил итте

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 111 616,0 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 21 199,3 млн. сум).

Ел башы белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 507,9 млн. сумга кимеде.

«Россия Федерациясе субъектларының аерым бюджет кредитлары буенча Россия Федерациясе алдындагы бурычларын исәптән чыгару тәртибен раслау һәм Россия Федерациясе субъектларының күрсәтелгән бюджет кредитлары буенча бурычларын исәптән чыгару нәтиҗәсендә азат ителә торган акчаларны Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан җибәрү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 1 февралендәге 79 номерлы карарында каралган нигезләмәләрне гамәлгә ашыру кысаларында хәзерге вакытта Татарстан Республикасының федераль бюджет кредитлары буенча бурычларын исәптән чыгарганда бушый торган акчаларны билгеләү юнәлешләренең конкрет исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла. Бушатылган акчаларның суммасын тикшерү буенча эш Россия Финанс министрлыгы белән алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International