Татарстан Финанс министрлыгында министрның беренче урынбасары билгеләнде

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 18 февраленнән 330-р санлы күрсәтмәсе нигезендә Аюкасов Рөстәм Анатольевич Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Моңарчы ул Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары вазыйфасын били иде.

Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2025 елның 19 февраленнән Аюкасов Рөстәм Анатольевичны Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры вазыйфасына билгеләргә, элек биләгән Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International