2025 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керә торган «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында аларны гамәлгә ашыруга 8 989,8 млн.сум каралды, шул исәптән федераль бюджеттан 1 887,9 млн. сум.
Күрсәтелгән чаралар төбәк (муниципальара) һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.