Кадерле дуслар!
Бүген без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – ул көч, батырлык һәм Ватан алдындагы бурычыка тугрылыкны символлаштыра. Бу көн буыннарны берләштерә, чөнки туган якны саклау – һәр гражданның изге бурычы.
Бүген без, сугыш елларының кырыс сынауларын узган һәм безгә бәһасез мирас – баш өстендәге тыныч күк йөзен калдырган ветераннарыбызны аеруча горурлык белән хөрмәтлибез. Аларның батырлыгы безнең һәм киләчәк буыннар өчен мәңгегә үрнәк булып калачак.
Замандашларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирергә телим. Алар илебезнең намусын һәм абруен саклап чыгып, чын каһарманлык үрнәген күрсәтәләр. Аларның хезмәте һәм фидакарьлеге безне уртак иминлек хакына яңа казанышларга рухландыра.
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Йөрәкләрегез һәрвакыт ватанпәрвәрлек һәм илебезгә карата мәхәббәт уты белән янып торсын.
Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов
Татарстан Республикасы финанс министры