Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Чара барышында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр иткәнчә, салымнар буенча бурыч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33 муниципалитетта кимегән. 2025 елның 1 февраленә ул 10,9 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакыттта 12 муниципаль район берәмлегендә бурычларның артуы ачыкланган.