Гыйнвар аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керемнәре 28,7 млрд сум тәшкил иткән

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

2025 елның гыйнварында Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 28,7 млрд сум тәшкил иткән. Әлеге акчалардан 24,5 млрд. сумы республика бюджетына, 4,2 млрд. сумы җирле бюджетларга кергән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

«Узган елның гыйнварына карата керемнәр 25% ка артты. Керемнәрнең артуы, нигездә, салым булмаган керемнәр һәм физик затлар керемнәренә салым буенча керемнәрнең артуына бәйле», – дип билгеләп үтте ул.

Анфимова өстәп әйткәнчә, берләштерелгән бюджет керемнәре күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урында тора һәм Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International