Гыйнвар аенда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум юнәлдерелгән

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Гыйнвар аенда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум юнәлдерелгән. Бу хакта Казандагы матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, иң зур суммалар «Гаилә» илкүләм проектына — гомуми чыгымнар күләменең 35%, «Тормыш өчен инфраструктура» — 31%ы һәм «Яшьләр һәм балалар» — 13%ы бүлеп бирелә.

Гомумән алганда, быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча чараларга 44,6 млрд сум каралган.

«44,6 млрд сумның 24,7 млрд сумы федераль бюджеттан биреләчәк, шулардан 19,9 млрд сумын — республика акчалары тәшкил итә», — дип ачыклык кертте финанс идарә тармагы вәкиле.

Герасимова шулай ук республиканың социаль-мәдәни өлкәсенә чыгымнар турында хәбәр итте. Әйтик, гыйнварда 16,8 млрд сум мәгарифкә, 6,9 млрд сум социаль сәясәткә һәм 5,8 млрд сум сәламәтлек саклау өлкәсенә тотылган. Агымдагы елда Россия бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр 69,6 млрд сумга кадәр җитәр дип көтелә. Алар исәбенә төрле дәрәҗәдәге бюджетлар өчен дотацияләр һәм субсидияләр керә.

Тулаем алганда, 2025 елның беренче аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 33,8 млрд сум, ягъни еллык планның 6% состав тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International