Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгакларын тикшерү турында

2025 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасында 28 кече нефть компаниясе эшләп килә.

2024 елда кече нефть компанияләре буенча:

- республика территориясендә чыгарылган нефтьнең гомуми күләме 6,98 млн. тонна тәшкил итте;

- республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр 11,3 млрд. сум күләмендә башкарылды, шулардан табышка салым – 7,7 млрд. сум, мөлкәткә салым – 1,9 млрд. сум, физик затлар кеременә салым – 1,6 млрд. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм алар буенча 2025 елга бурычлар 2025 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендәге киңәшмәдә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International