Күренекле артистларның истәлеген саклау

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күренекле мәдәният вәкилләре истәлеген хөрмәтлиләр.

Вокал сәнгате эшлеклеләренең иҗади потенциалына этәргеч бирү, милли вокал традицияләрен саклау, вокал сәнгатендә югары дәрәҗәдәге осталыкка ирешкән өчен дәүләт тарафыннан бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 августыннан 723 санлы карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе булдырылды.

Әлеге премия 2021 елдан башлап ике елга бер тапкыр тапшырыла. Премияне өч номинациядә тапшыру карала (һәрберсе 200,0 мең сум):

“Вокал (хатын-кызлар)”;

“Вокал (ирләр)”;

“Халык җыры”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International