Илкүләм проектларга чыгымнар буенча үтәлеш 2025 елның 1 мартына 3,2 млрд сум тәшкил итте

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны актив гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар буенча үтәлеш 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 7,1 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Гаилә” – 2,4 млрд сум;

- “Яшьләр һәм балалар” – 611,9 млн сум;

- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 120,9 млн сум;

- “Озын һәм актив тормыш” – 41,3 млн сум.

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралды, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,9 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International