Эре салым түләүчеләр белән киңәшмәләр турында

2025 елның 7 марты, җомга

2025 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә республиканың 10 предприятиесе вәкилләре катнашты – «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Түбән Кама шина» ГАҖ, «Түбән Кама йөк шиннары заводы» ҖЧҖ, «Кама «Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ, «Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты», «Татэнерго» АҖ, « Сетевая компания» АҖ.

Очрашу Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова рәислегендә узды.

Чара барышында предприятиеләрнең 2025 елның гыйнвар-февраль айларындагы эшчәнлек йомгаклары, аларның 2025 елның 1 кварталына көтелгән күрсәткечләре һәм 2025 елга төгәлләштерелгән фаразлары каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International