Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановның Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән котлавы

2025 елның 8 марты, шимбә

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлыйм!

Сез гаҗәеп сәләтләргә бай затлар: сез дөньяга яңа тормыш бүләк итүчеләр, йортларыбызда ямь һәм тынычлык тудыручылар, гаилә учагының җылысын саклаучылар, шуның белән бергә сез җәмгыять тормышында да актив катнашырга вакыт табасыз.

Сезнең игелекле йөрәкләрегез һәм армый-талмый башкарган хезмәтләрегез безнең дөньяны шатлык һәм матурлык, яктылык һәм өмет белән бүләкли. Җәмгыятебез үсешенә керткән өлешегезне бәяләп бетерү мөмкин түгел, ә сезнең фидакарьлегегез чын күңелдән соклану уята!

Сезнең юлыгызда шатлыгыгызны һәм борчуларыгызны уртаклашып, теләсә нинди вазгыятьтә сезгә ярдәм кулы сузарга әзер, лаеклы кешеләр генә очравын телим. Һәр туган көнне елмаеп каршы алырга насыйп итсен, өйләрегездә бәхет һәм иминлек хөкем итсен дигән теләктә калам! Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы

финанс министры                                                    Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International