Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2025 елга төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара физик культура һәм спорт чараларының бердәм календарь планы нигезендә 2025 елның 12 мартыннан 18 мартына кадәр Ханты-Манси шәһәрендә (Ханты-Манси автономияле округы) махсус хәрби операция ветераннары арасында кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» Бөтенроссия комплекслы физкультура чарасын үткәрү планлаштырыла.
Кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында Бөтенроссия комплекслы физкультура чарасын уздыруның төп бурычлары булып инвалидлыгы булган махсус хәрби операция ветераннарын Паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү һәм Россия Федерациясендә терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән затлар спортын популярлаштыру тора.
Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчыларын командировкага җибәрүгә һәм кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» комплекслы физкультура чарасында катнаштыру өчен спорт инвентаре һәм экипировка сатып алуга Татарстан Республикасы бюджетыннан 3 853,1 мең сум юнәлдереләчәк.