Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 1 февраленнән 79 санлы карары белән Россия Федерациясе субъектларының аерым бюджет кредитлары буенча Россия Федерациясе алдындагы бурычларын исәптән чыгару һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан күрсәтелгән бюджет кредитлары буенча Россия Федерациясе субъектлары бурычларын исәптән чыгару нәтиҗәсендә бушатыла торган акчаларны җибәрү кагыйдәләре расланды.
Кагыйдәләр нигезендә 2025-2029 еллар аралыгында инвестицияләргә ярдәм итү һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыру чараларын гамәлгә куюга субъектлар бюджетларының бушатыла торган акчаларын максатчан юнәлтү шарты белән Россия Федерациясе субъектларының 2024 елның 1 мартына булган аерым бюджет кредитлары буенча Россия Федерациясе алдындагы бурычларының 2/3 өлеше исәптән чыгарылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Россия Финанс министрлыгына күрсәтелгән чараларда катнашу ниятләре турында тиешле документларын юллады.