“Россия – мөмкинлекләр иле” – төрле яшьтәге талантлы һәм битараф булмаган кешеләргә аралашу, мәктәп укучылары, студентлар, профильле белгечләр, эшмәкәрләр, идарәчеләр һәм волонтерлар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен ачык мәйданчык.
Проектларның гомуми максаты – һәркем үзен күрсәтә алсын, үз талантын һәм һөнәри потенциалын тормышка ашырсын, бизнес-идеяләрне яки иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыра алсын өчен тигез мөмкинлекләр бирү.
«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма проектлары кысаларында проект сессияләрен уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 747,8 мең сум юнәлдереләчәк.