Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 3,2 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 4,2%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
субсидияләр – 803,1 млн сум,
субвенцияләр – 1,7 млрд сум,
башка бюджетара трансфертлар – 769,3 млн сум,
федераль фондлардан кергән чаралар – 13,3 млн сум.
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
Искәртеп үтәбез, 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керүе планлаштырылган чараларның гомуми күләме 69,9 млрд сум тәшкил итә.