Мәктәп укучылары арасында Технология буенча бөтенроссия олимпиадасын уздыруга Татарстан 32,1 млн сум бүлеп бирде

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2024/2025 уку елында Хезмәт (технология) фәне буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика бюджетыннан 32,1 миллион сум күләмендә финанслау алды.

Технология буенча олимпиададан тыш, бу вакыт аралыгында Татарстанда шулай ук сәнгать (дөнья сәнгать мәдәнияте) һәм рус теле кебек фәннәр буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этаплары узачак.

Әлеге чаралар талантлы укучыларга ярдәм итүгә һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә йцз тотыа үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International