Татарстанда социаль өлкә объектларына капиталь ремонт актив бара. Ремонтлана торган объектлар буенча мәгариф өлкәсе алда: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау планлаштырылган күләмнең 37%ы башкарылган. Бүгенге көндә 61 мәктәптә эшләр алып барыла.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры хәбәр иткәнчә, 2027 елда төзекләндерергә планлаштырылган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел кешеләр Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәм порталының кара-каршы элемтә платформасында ихтыярыйлар аша «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре. Ихтыярый" тавыш бирә.
Кара-каршы элемтә платформасында барлык 45 муниципалитетта республика халкы тавыш бирә алырлык 178 объект карточкасы урнаштырылган.
Бүгенге көндә тавыш бирүдә 276 866 кеше катнашкан. Министр билгеләп үткәнчә, халыкка тавыш бирү турында мәгълүмат җиткерү мөһим.