Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 33%ка үтәлгән - 1 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 2%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 36 мең кв. метрдан артык булган 11 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 16 ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның өчесе файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 25,4 мең кв. м.
Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 31,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.