2025 елның 1 мартына Татарстан Республикасында салымнар буенча бурычларның гомуми суммасы 11,7 млрд сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 963 млн.сумга яки 8% ка кимегән, шул ук вакытта ел башы белән чагыштырганда 841 млн. сумга яки 8% ка үсеш күзәтелгән. Бу мәгълүматлар муниципалитетлар вәкилләре белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова тарафыннан әйтелде.
Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда түбәндәге салымнар буенча кимү булган:
- физик затлар кеременә салым 444,0 млн. сумга (яисә 12% ка);
- физик затларның мөлкәт салымнары 327,0 млн. сумга (яисә 18% ка);
- оешмалар мөлкәтенә салым 308,0 млн. сумга (яисә 29% ка);
- җир салымы 148 млн. сумга (яисә 16% ка);
Аерым салымнар буенча үсеш булган:
- табышка салым 139,2 млн. сумга (яисә 3% ка);
- һөнәри керемгә салым 52,8 млн. сумга (яки 33%);
- салым салуның гадиләштерелгән системасы 50,7 млн. сумга (яисә 11% ка);
- оешмалардан транспорт салымы 29,7 млн.сумга (яки 13% ка).
«Салымнар буенча 1 мартка иң зур өлешне табышка салым алып тора – 38%, 28% физик затлар кеременә салымга туры килә, 13% физик затларның милек салымнарына туры килә», - дип билгеләде Алла Анфимова.
Киңәшмә барышында бурычлары арткан муниципаль районнар вәкилләреннән хисаплар тыңланды. Арту Әлмәт, Югары Ослан, Питрәч, Алексеевск, Зәй, Балык Бистәсе, Лаеш, Балтач, Ютазы, Спас, Мамадыш, Әтнә, Тукай, Кайбыч һәм Минзәлә районнарын да кертеп, 15 муниципалитетта теркәлгән. Шул ук вакытта 30 муниципалитетта бурычларның кимүе күзәтелгән.