Су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 69,7 млн. сум күләмендә субвенцияләр каралды.

Күрсәтелгән акчалар исәбеннән түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

- елгалар агымнарын чистартуга 40,8 млн. сум;

- «Су басулардан һәм суларның башка тискәре йогынтыларыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган яр сызыкларының (су объектлары чикләренең), су саклау зоналары чикләренең һәм су объектларының яр буе саклау полосалары чикләренең урнашу урынын билгеләү, шулай ук күрсәтелгән чикләрне махсус мәгълүмат билгеләре белән беркетү, су объектларын (буаларны һәм елгаларны) чистартуга 18,9 млн. сум;

- «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керә торган «Россия суы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистартуга 10,0 млн.сум.

2025 елның мартында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субвенцияләр тулы күләмдә керде һәм планлаштырылган чараларны вакытында гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International