Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында стажировка уза

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 12 муниципаль хезмәткәре Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «Җирле бюджетның керем потенциалын фараз кылу һәм аның чыгым вәкаләтләренә туры килүе» һәм «Җирле бюджет проектын формалаштыру» юнәлешләре буенча стажировка уза. ТР Муниципаль берәмлекләре хезмәткәрләренең стажировкасы 2 көн дәвам итәчәк – 2025 елның 27 мартыннан 28 мартына кадәр.

Стажировка программасын ачуда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.

Стажировкада катнашучылар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы эшчәнлеге белән танышачаклар. Аерым алганда, программа кысаларында муниципаль хезмәткәрләргә керем потенциалын фаразлау, бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара хезмәттәшлеге үзенчәлекләре, җирле бюджетларны формалаштыру турында сөйләячәкләр.

Стажировкаларны оештыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабреннән « Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерү өчен стажировка мәйданчыклары системасын төзү һәм аның эшләве турында» 1260 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International