Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 28 марты, җомга

2025 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Шул исәптән әлеге проект мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында аларны гамәлгә ашыруга 800,4 млн.сум  каралды, шул исәптән федераль бюджеттан 464,2 млн. сум керүе исәпләнә.

Әлеге чаралар Татарстан Республикасының ун муниципаль гомуми белем бирү оешмасы биналарын капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International