2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында укучыларга һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге затларга наркотик һәм психотроп матдәләр куллану предметына профилактик тикшерү үткәрү өчен диагностик тестлар алуга 10 000,0 мең сум каралды.
Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге әлеге максатларга бюджет чыгымнарын арттыру турында карар кабул итте.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диагностик тестлар алу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә субсидия бирү өчен 2 947,9 мең сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп биреләчәк.